ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама шәһәренең киләчәге турында күчмә утырыш узды
Илкүләм проектлар
  • 19 Август 2022 - 13:00
  • Караулар: 382

Шәһәрне төзекләндерү буенча төп максатларны билгеләү өчен, Түбән Кама Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айназ Ярмиев архитектор Равил Сафиуллин белән очрашты. «Уңайлы шәһәр мохите» федераль программасы кысаларында, Бакый Урманче урамы белән Төзүчеләр проспекты арасындагы территорияне төзекләндерү планлаштырыла. Түбән Кама шәһәре генераль план буенча җәяүлеләр шәһәре булырга тиеш.


«Төрле буын кешеләрен исәпкә алып, актив ял итү зоналары булдырырга кирәк», - дип билгеләде Айназ Алмаз улы.

Алга таба төзекләндерү программасын тормышка ашыру өчен, тәкъдимнәр дә файдаланылачак. Программада җәяүлеләр зонасы һәм юллар киселеше билгеләнеләчәк.



«Бу территориядә тыныч ял итү зонасы оештырсаң,   яхшы булыр иде. Әлеге урынны төзекләндерү өчен менә дигән мөмкинлек бу. Халык белән сөйләшеп, уртак фикергә килергә кирәк. Администрациянең һәм төзүчеләрнең дә үз чикләүләре бар, аны да исәпкә алмыйча булмый. Шулай ук якларның да үзара сөйләшеп, карар кабул итүләре бик мөһим», - диде Равил Сафиуллин.



Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Равил Сафиуллин халык белән аралашу өчен, телеграмма канал булдырды, ул аны үзе алып бара. «Һәр сорауга җавап бирергә тырышам. Кешеләр белергә тиеш дип саныйм: аларны ишетәләр, җавап бирәләр. Мин бу әйбергә вакытны сарыф итәргә әзер һәм   фикерләрне игътибар белән карыйм, җавап бирәм», - диде Равил Сафиуллин.

Киләсе елда, программага кергән очракта, бу урында төзекләндерү эшләрен башлау планлаштырыла. Тагын шәһәребездә 8 җәяүлеләр йөри торган зона булырга тиеш, алар үз чиратларын көтә.

 



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^