ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камага керү юлында урман паркы булдырырга планлаштыралар
Иҗтимагый киңлекләр
  • 06 Апрель 2022 - 11:34
  • Караулар: 548
Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамиль Муллин шәһәрне төзекләндерү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә үткәрде.

Җитәкчеләр белән берлектә әлеге урынга идарәче компания вәкилләре дә чыкты. Алар төзекләндерү мәйданчыкларын билгеләделәр, яңгыр сулары өчен өстәмә канализацияләр булдыру, корыган агачларны кисү һәм ишегалларын яшелләндерү мөмкинлекләрен карадылар.

Визитная карточка: на въезде в Нижнекамск планируют создать лесопарк

Киңәшмәдә катнашучылар иң элек Сүбәләк ягыннан шәһәргә керү юлында рөхсәтсез барлыкка килгән чүплек урынын карады. Якын көннәрдә бу урын җентекле тикшереләчәк. Алга таба биредә шәһәр урман паркын булдыру планлаштырыла. Сүз уңаеннан, шәһәргә керү юлларын төзекләндерү кирәклеге «Түбән Кама - 60» программасы кысаларында да еш күтәрелә.

Күчмә киңәшмә Вахитов проспектында дәвам итте. Машина юлы боҗрасында зур чокыр барлыкка килгән, аны төзекләндерү таләп ителә. Шәһәр суды янындагы биләмәләрне торак йортлар төзү өчен сатып алганнар, әмма биредә төзелеш алып барылмый. Хосусый милектәге җир ташландык хәлдә, аның хуҗасы билгеле бер вакыт эчендә бу урынны тәртипкә китерергә бурычлы.
Визитная карточка: на въезде в Нижнекамск планируют создать лесопарк


Нефтехимиклар паркы янындагы боҗраны да тәртипкә китерәчәкләр. Андагы карт агачларны кисәргә һәм яңаларын утыртырга кирәк.

Тынычлык проспектында яшәүчеләрдән бу көннәрдә кар суларының күп җыелып торуы турында шикаятьләр килде. Биредә суны агызу һәм агачларның очларын кисү мәсьәләләре каралды.

Визитная карточка: на въезде в Нижнекамск планируют создать лесопарк

Төзүчеләр проспектында быел юл өслеге ремонтланачак. Моннан тыш, проспектның Табиев урамы белән тоташкан урынында агач утыртырга планлаштыралар. Ә Химиклар проспекты башында җәяүлеләр өчен өстәмә юллар булдырылачак.

Төп урамнардан тыш, җитәкчеләр Вокзал урамының 28 нче йорты ишегалдын да карадылар. Ул «Безнең ишегалды» программасына керми, әмма биредә ремонт кирәклеге күренеп тора. Рамил Муллин бу ишегалдын башка программалар кысаларында төзекләндерүне карау бурычын куйды. Шушы ук мәсьәлә буенча Чәбия урамының 3 нче йорты ишегалдында да фикер алыштылар.

Визитная карточка: на въезде в Нижнекамск планируют создать лесопарк

Төзүчеләр проспектындагы 8 нче йорт ишегалдында Рамил Муллин тәкъдим иткән «100 сквер» проекты кысаларында агач утырту планлаштырыла. «Бу - проектка бик тә туры килә торган урын. Хәзердән үк эшне халык белән бергә башлап җибәрергә мөмкин», - диде ул.

Визитная карточка: на въезде в Нижнекамск планируют создать лесопарк

Шулай ук шәһәр вокзалы янын да карадылар. Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе шәһәрдә ташландык урыннар, шәһәр йөзен бозучы павильоннар күп булуын билгеләп үтте. Акрынлап аларны милекчеләр белән бергә тәртипкә китерәчәкләр.

Визитная карточка: на въезде в Нижнекамск планируют создать лесопарк

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^