Кама Аланы зур хоккей бәйрәменә әзерләнә. «Кама энергиясе» турнирына «Россия матбугаты» командасы киләчәк — бозда хоккейчылар, комментаторлар, артистлар һәм танылган медиа кешләре очрашачак.
Команда составында – Беренче каналның спорт комментаторы Денис Казанский, дөнья чемпионы һәм Олимпиаданың бронза призеры Андрей Николишин, атказанган спорт мастеры Дмитрий Сычев, хоккей эксперты Сергей Гимаев, опера җырчысы Василий Ладюк һәм спорт комментаторы Роман Скворцов. Йолдызлы кунаклар арасында болар гына булмаячак әле!
16 октябрьдә «Россия матбугаты» Түбән Кама районы җыелма командасы белән уйнаячак, ә 17 октябрьдә «Газпром трансгаз Казан» җыелмасы белән очрашачак.
Командалар өчен җан атарга килегез, мастер-классларда катнашыгыз һәм автографлар алыгыз!

