Түбән Камада яшәүче тыл хезмәтчәне Валентина Павлова үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтте. Юбилярны туганнары, якыннары, шулай ук хакимият, социаль хезмәт вәкилләре һәм янгын сүндерү хезмәте хезмәткәрләре тәбрикләде.
Валентина Федоровна Киров өлкәсенең Кулыги авылында крестьян гаиләсендә туа. Әтисе белән абыйсы сугышта һәлак була, әнисе балаларын ялгызы үстерә.
Сугыш елларында Валентина Павлова Усть-Люга бистәсендә эшли. 1941 елның ноябрендә Усть-Люгага Харьков, Киевтан заводлар эвакуацияләнә. Җирле остаханә һәм ике эвакуацияләнгән завод базасында фронтка йөк ташу җайланмалары чыгару заводы төзелә, анда Валентина Федоровна да хезмәт куя. Арба, олау, тәгәрмәч, чана, чаңгылар – биредә Төньяк-Көнбатыш фронты өчен шулар җитештерелә. Валентина Федоровна заводта сугыш тәмамланганнан соң да эшен дәвам итә.

Түбән Камага Павловлар гаиләсе 1966 елда күчеп килгән. Башта Валентина Федоровна даруханәдә, аннары янгын сүндерү хезмәте частендә техник хезмәткәр булып эшли, шуннан лаеклы ялга чыга.
Павловларның бер кызы, ике оныгы һәм өч оныкчыгы бар.