ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Мобилизацияләнгән түбәнкамалыларның гаиләләренә көнкүреш химия продукциясе таратылачак
Игелекле эшләр
  • 21 Декабрь 2022 - 10:00
  • Караулар: 53

Шушы көннәрдә мобилизацияләнгән түбәнкамалыларның гаиләләренә көнкүреш химия продукциясен Нәфис Косметикс  таратачак.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский инициативасы белән, "Нәфис Косметикс"тан  Татарстаннан мобилизацияләнгән барлык гаиләләрне көнкүреш химия  продукциясе  белән тәэмин итү турында карар кабул итте. Продукциянең беренче партиясе республика районнарына һәм шәһәрләренә, шулай ук хәйрия фондларына җибәрелде. Барлыгы 70 тоннадан артык продукция тапшырылыр, дип планлаштырыла.

Комплектка кер юу порошоклары, сабыннар, юу чаралары керә. Продукция запасы берничә айга исәпләнгән.

«Мобилизацияләнгәннәргә  үз гаиләләре турында кайгыртуларын сизү бик мөһим. Хатыннары, балалары, ата-аналары белән барысы да тәртиптә, өйдә тыныч булуын аңлау - гражданлык бурычны хөрмәт белән башкарырга көч бирә. Компанияләрнең һәм битараф булмаган кешеләрнең мобилизацияләнгән егетләргә генә түгел, аларның гаиләләренә дә ярдәм итүе бик мөһим», – дип билгеләде Ирек Богуславский.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*