ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада Гаилә көнен «Гаилә» паркында масштаблы фестиваль белән билгеләп үтәчәкләр
Гаилә
  • 06 Июль 2026 - 11:17
  • Караулар: 8

8 июльдә «Гаилә» шәһәр паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Түбән Кама – бәхетле гаиләләр шәһәре» фестивале узачак.

16:00 сәгатьтән бәйрәм кунакларын камера оркестры чыгышы, мастер-класслар, конкурслар, башка интерактив мәйданчыклар һәм тантаналы өлеш көтә.

Кичә бию флешмобы һәм ачык һавада гаилә дискотекасы белән тәмамланачак.

Бәйрәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлап җибәргән «Татарстанда җәй» программасы кысаларында узачак.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^