2025 елның 8 июлендә «Гаилә» шәһәр паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Түбән Кама – бәхетле гаиләләр шәһәре» фестивале узачак. Оештыручылар бай программа вәгъдә итә.
16:00 сәгатьтән мастер-класслар, интерактив мәйданчыклар эшли башлаячак, ә яшь рәссамнар «Ромашкалы акварель» балалар пленэрында катнаша алачак. Әдәбият сөючеләрне «Дөнья гаиләдән башлана» мәйданчыгы көтә. Традицион рәвештә кыр чәчәкләреннән тәкыя үрү дә булачак. Камера оркестры 16:00 дән 17:00 гә кадәр «Мәхәббәт көйләре» программасын тәкъдим итәчәк.
“Гаилә – Түбән Кама горурлыгы-2025” муниципаль конкурсында җиңүче парларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен " бөтенроссия иҗтимагый бүләген тапшыру тантанасы бәйрәмнең кульминациясе булачак. Шулай ук күп балалы гаиләләрне һәм гаилә юбилярларын котлаячаклар. Булачак әниләрнең «Йөрәк астындагы мәхәббәт» дефилесы, шулай ук «Гаилә традицияләре» онлайн-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү аеруча мөһим вакыйга булачак. Тантаналы өлеш якты концерт программасы белән тәмамланачак.
18:30 да барлык теләүчеләрне «Гаилә командасы» күңелле стартында катнашырга чакыралар, анда гаиләләр үзләренең җитезлекләрен, бердәмлекләрен күрсәтә һәм уңай хис-кичерешләр ала алачак.
«Түбән Кама – бәхетле гаиләләр шәһәре» фестивале – якыннарың белән вакыт уздыру, гаилә бәйләнешләрен ныгыту һәм бәйрәм рухы белән ләззәтләнү өчен менә дигән мөмкинлек.

