Быел Бөтендөнья яшьләр фестивале слеты 17-21 сентябрьдә Түбән Новгородта узачак. Татарстан делегациясенә 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге теләге булган һәркем әгъза була ала. Катнашуга гаризаны 20 июльгә кадәр түбәндәге сылтама буенча бирергә мөмкин: asm.wyffest.com/
Слет 120 илдән 2 меңнән артык яшь лидерны берләштерәчәк. Дүрт көн дәвамында медиа, креатив индустрия, спорт, IT, мәгариф һәм фән, дәүләт идарәсе һәм эшмәкәрлек активистлары дөньяның төрле почмакларыннан фикердәшләре белән таныша, идеяләре һәм технологияләре белән уртаклаша алачак.
Слет программасына заманча темалар буенча баттллар, интерактив һәм рефлексив сессияләр, иммерсив шоулар һәм питчинглар, уртак проектлар эшләү, мастер-класслар һ.б. чаралар керә.

