Кичә Түбән Камада Рөстәм һәм Динара Миңнехановлар өйләнештеләр. Яңа өйләнешкәннәр 2024 елның 100нче пар булды.
ЗАГС идарәсе белгечләре парны тормышларындагы мөһим вакыйга белән котладылар һәм аларның беренче гаилә документын – өйләнешү турында таныклыкны һәм истәлек китабын тапшырдылар.
Исегезгә төшерәбез, ел башыннан Түбән Камада теркәлгән 100нче бала Марат һәм Әлфия Кельдиевлар гаиләсендә туган. Малайга Булат дип исем кушканнар. Бала 19 гыйнвар көнне дөньяга килә.

