Түбән Камада ел башыннан 100 нче бала туу теркәлгән.
Ул Марат һәм Әлфия Килдеевлар гаиләсендә бишенче бала булып туа. Малайга Булат дип исем куштылар. Бала 19 гыйнварда дөньяга килә.
«Һәр гаиләдә бала туу - шатлыклы вакыйга, әмма һәр гаиләдә дә биш бала тапмыйлар. Аллаһы Тәгалә ярдәмендә без моны эшләдек. Бүген улларыбыз белән кечкенә егетне каршы алырга килдек. Мин бик шат һәм борчылам да», - дип уртаклашты шатлыгын гаилә башлыгы Марат Кельдиев.
Туу турында таныклыкны һәм ТР Рәисеннән котлауны ата-аналарга ГХАТ идарәсе башлыгы Гүзәлия Сәгыйтова тапшырды: «2024 ел Россиядә Гаилә елы, дип игълан ителде. Сез күп балалы гаилә, дәүләт мондый гаиләләргә ярдәм итә. Бүген күп балалы ата-ана булу җиңел эш түгел, ләкин киләчәктә балаларыгыз сезнең өчен ышанычлы таяныч һәм ярдәмче булыр, дип ышанам. Сезнең өегездә һәрвакыт җылылык һәм гармония булсын. Улларыгызга сәламәтлек һәм бәхет телим».
Шулай ук бәхетле гаиләгә Татарстан Республикасында Түбән Кама муниципаль районы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Чулпан Ульданова бүләк тапшырды. «Хәзер сез чыннан да зур гаилә. Сезгә ныклы сәламәтлек, сабырлык телим», - диде ул.