Түбән Камада иң яхшы үрнәк татар гаиләләренә багышланган «Мин бәхетле гаиләм белән» конкурсы старт алды. Конкурсның инициаторлары - Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама муниципаль район бүлеге һәм Татар гаиләләренә ярдәм фонды.
Конкурс, гаризалар һәм документлар кабул итүдән башлап, берничә этапта уздырыла. Катнашучыларга үзләренең казанышларын күрсәтергә, гаилә традицияләре һәм кыйммәтләре турында сөйләргә кирәк. Жюрига төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне сайларга туры киләчәк:
✔ «Иң үрнәк яшь гаилә»
✔ «Иң бердәм күп балалы гаилә»
✔ «Минем гаилә шәҗәрәсе»
✔ «Иң иҗади гаилә»
✔ «Иң нык гаилә»
✔ «Гаилә династиясе»
Конкурс 3 этапта үткәрелә: гаризалар кабул итү һәм җиңүчеләрне билгеләү. Материаллар 2026 елның 31 мартына кадәр кабул ителә. Конкурс нигезләмәсе белән җентекләбрәк сылтама буенча танышырга була. Җиңүче гаиләләргә оештыручылардан истәлекле призлар һәм мактаулы дипломнар биреләчәк.

