ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
14 сентябрьдә Татарстан Республикасы Рәисен сайлау көнендә нинди автомобильләр уйнатылачагы билгеле булды
Бәйгеләр
  • 11 Сентябрь 2025 - 14:02
  • Караулар: 336

14 сентябрьдә, Татарстан Рәисен һәм муниципаль депутатларны сайлау көнендә #ТатарстанАлга #ВсейСемьейНаВыборы фотоконкурсы узачак. Ике җиңүчегә Sollers ST8 внедорожнигы - Россиядә җитештерелгән тулы приводлы пикап биреләчәк, автомобильнең сыйдырышлылыгы – 5 кешегә кадәр, ә йөк күтәрүчәнлеге – 900 кг.

 Стало известно, какие именно автомобили разыграют в день выборов Раиса Республики Татарстан 14 сентября

Көн дәвамында 2 внедорожниктан тыш, фотоконкурста катнашучылар арасыннан очраклы рәвештә 11 яңа iPhone 16 иясе сайланачак.

Исегезгә төшерәбез, шундый ук фотоконкурслар Татарстанда узган елгы сайлаулар вакытында да уздырылган иде. Җиңүчеләр яңа катнашучыларга уңышлар теләделәр һәм үз тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Актаныш районыннан Флүда Гардисламова яңа машинага беренче булып ия була. Хатын-кыз конкурста җиңү аның гаиләсе өчен чын сюрприз булуын җиткерде. Флүда Гардисламова нәкъ менә аңа уңыш елмайганына тиз генә ышанмаган. Ире белән автомобиль отулары турында аларга авылдашлары хәбәр иткән. "Безнең өчен машина оту бәхетле вакыйга булды. Минемчә, һәркем кыйммәтле призга ия була ала. Нигә бәхетеңне сынап карамаска?"- дип уртаклашты Флүда Гардисламова.

Лаеш районыннан Алинә Хөснетдинова һәм аның ире шулай ук конкурста җиңүчеләрнең берсе булалар. Җиңүче игълан ителгәннән соң, аларның телефонына күпләгән шалтыратулар һәм котлаулар килә башлый. "Фотоны бастырганда, мин өч машинаның берсе минеке булачак, дип шаярттым. Һәм менә - чынга ашты. 28 мең кешедән нәкъ менә безгә эләгер дип кем уйлаган? Моңа кадәр мин мондый уеннарга ышанмый идем. Хәзер күп кенә танышлар мондый конкурсларда катнаша башлады, чөнки һәркемнең җиңү мөмкинлеге бар. Барыгызга да уңышлар телисе килә", - диде Алинә.

 Стало известно, какие именно автомобили разыграют в день выборов Раиса Республики Татарстан 14 сентября

Тагын бер Lada Vesta иясе Казаннан Эльвина һәм Андрей Митрофановлар булды. Бәйгедә ир белән хатын кисәк кенә катнашырга булганнар. Митрофановлар гаиләсе үзенең җиңүе турында “Ак Барс Арена” концертында белгән. Эльвинага Алабугадан бертуган апасы шалтыраткан.

#ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга яңа фотоконкурсы бу якшәмбе – 14 сентябрьдә старт ала. 11 iPhone 16 смартфонының берсен һәм 2 автомобильне уйнатуда Татарстан Республикасының һәр гаиләсе катнаша һәм ота ала. Конкурс кагыйдәләре белән җентекләбрәк сылтама буенча танышырга була.

Барлык призлар уйнатуның турыдан-туры трансляциясе 2025 елның 14 сентябрендә ТНВ телеканалында һәм «Татарстан Алга» ВКонтакте бергәлегендә узачак.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^