Түбән Каманың туган көне алдыннан уздырыла торган «Түбән Кама - киләчәк шәһәре» цифрлы рәсемнәр бәйгесенә 60тан артык төрле эш килгән.
Катнашучылар компьютер графикасы һәм ясалма интеллект ярдәмендә эшләнгән эшләрне җибәрделәр. Рәсемнәрдә Түбән Каманың истәлекле урыннары сурәтләнгән.
Мәгълүмат үзәге директоры Максим Шаронов аларның кайберләре белән социаль челтәрләрдә уртаклашты.
Исегезгә төшерәбез, бәйгедә теләгән һәркем катнаша ала, ә җиңүчеләр истәлекле бүләкләр алачак. Эшләр (форматта *.jpg, *.jpeg, *.png) 20 сентябрь 23:59 сәгатькә кадәр ic.nk@tatar.ru почтасына кабул ителә. Нәтиҗәләр 22 сентябрьдә билгеле булачак.

