ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбәнкамалылар муралның иң яхшы эскизын сайлады
Бәйгеләр
  • 30 Август 2023 - 17:20
  • Караулар: 104

«Түбән Кама Нефтехим» үткәргән  иҗади бәйгенең иң яхшы эскизлары өчен тавыш бирү тәмамланды.  Түбәнкамалылар иң яхшы 3 эскизны  социаль челтәрләрдә ачык тавыш бирү юлы белән сайлады.

Тавыш бирүдә җиңүчеләр:

1 нче урын - «Девушка-лаборантка», авторы - Татьяна Леонтьева;

2 нче урын - «Влюбленная пара», авторы - Илсөяр Әхмәдуллина;

3 нче урын - «Экология и природа родного края», авторы - Амалия Григорьева.

Иң күп тавыш җыйган өч хезмәт авторларын акчалата бүләкләр көтә: 1 нче урын - 100 мең сум, 2 нче урын - 30 мең сум, 3 нче урын - 20 мең сум. 1 нче урынны алган Татьяна Леонтьеваның эскизы профессиональ рәссамнар тарафыннан эшкәртеләчәк һәм СИБУРның Түбән Кама предприятиесе ярдәме белән Химиклар  урамы, 82 нче А йортының фасадын бизәячәк.

«Түбән Кама Нефтехим»ның махсус бүләкләре  иң яшь авторларга (18 яшькә кадәрге катнашучыларга) тапшырылачак. Якын арада бәйгене оештыручылар җиңүчеләр һәм яшь катнашучылар белән бүләкләр тапшыру өчен элемтәгә керәчәк.

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^