Түбән Камада Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе инициативасы белән «Гаилә – Түбән Каманың горурлыгы» муниципаль бәйгесе уза.
Аның максаты - үрнәк гаиләләрне ачыклау.
Балалар тәрбияләүдә, шәһәр һәм районның иҗтимагый тормышында казанышлары булган һәр рәсми теркәлгән никахта кимендә 30 ел бергә яшәүче гаилә пары бәйгедә катнаша ала. Гаилә әгъзаларының дәүләт һәм җәмәгать бүләкләре булуы хуплана.
Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәмдә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнәчәк.
Бәйгегә гаризалар 17 мартка кадәр кабул ителә.
Тулы мәгълүмат: 43-19-46 телефоны буенча.

