“Татарстан Республикасы “Түбән Кама муниципаль районы" муниципаль берәмлеге “Контроль -хисап палатасы” муниципаль казна учреждениесе җирле үзидарә органы булып тора һәм “Түбән Кама муниципаль районы" муниципаль берәмлеге җирле үзидарә органнары структурасына керә.
Контроль -хисап палатасы тышкы муниципаль финанс контроленең даими эшләүче органы булып тора. Үз эшчәнлегендә палата Россия Федерациясе Конституциясе, федераль конституцион законнар, федераль законнар һәм Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының, Түбән Кама муниципаль районының башка норматив хокукый актлары нигезендә эш йөртә.
Контроль -хисап палатасы эшчәнлеге закон нигезендә, объективлык, нәтиҗәлелек, бәйсезлек һәм хәбәрдарлык принциплары буенча алып барыла.


