Яңа Торак кодексы кабул ителү белән, муниципаль берәмлекләр органнарына муниципаль торак фонды һәм тышкы төзекләндерү объектларының санитар һәм техник бөтенлеген карау һәм контрольдә тоту, күпфатирлы йортлар белән идарә итү вәкаләтләре йөкләнде. Әлеге эшләрне башкару өчен яңа структур бүлекчә булдырылды.
2007 елда Башкарма комитет җитәкчесе карары белән “Торак- коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү департаменты” муниципаль унитар предприятиесе булдырылды.
Устав нигезендә, әлеге учреждение шәһәр һәм район торак-коммуналь комплексы өлкәсендә, милек формасына бәйсез рәвештә, бердәм сәясәт алып бара.
Департамент торак фонды белән идарә итү, коммуналь инфраструктура үсеше, ТКХ предприятиеләре эшчәнлеген көйләү һәм контрольдә тоту, торак- коммуналь хезмәтләр өчен тарифларны билгеләү мәсьәләләрен хәл итә. 2010 елдан “Торак- коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү департаменты” “Төзелеш, торак- коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү департаменты” итеп үзгәртелде.
