ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Территориаль иҗтимагый үзидарә советлары
Эш вакыты: 8.00-17.00
  • пн
    8.00-17.00
  • вт
    8.00-17.00
  • ср
    8.00-17.00
  • чт
    8.00-17.00
  • пт
    8.00-17.00
  • сб
  • вс
Төзүчеләр пр., 12
Оешма турында

Түбән Кама муниципаль районы территориаль иҗтимагый үзидарә советлары.

Территориаль иҗтимагый үзидарә советлары үз эшчәнлеген 1999 елдан алып бара. Түбән Кама муниципаль районында шәһәр территориясендә шундый 25 совет эшли, Кама Аланында 2 совет бар.

Территориаль иҗтимагый үзидарә советларының төп бурычлары - җирле әһәмияткә ия мәсьәләрне хәл итүдә әлеге урында теркәлгән гражданнарның үзидарәсен һәм эшчәнлеген оештыру, тәэмин итү.

Иҗтмагый үзидарәне тормышка ашыру принциплары:

- җирле әһәмияткә ия мәсьәләрне хәл итүдә гражданнарның мөстәкыйльлеге һәм җаваплылыгы;

- җирле әһәмияткә ия мәсьәләрне хәл итүдә хәбәрдарлык һәм халык фикерен исәпкә алу;

- яшәү урынында төрле социаль мәсьәләләрне хәл итүдә гражданнарның актив катнашуы һәм бердәм карарга килүе;

- Түбән Кама шәһәре үзидарә органнары белән хезмәттәшлек итү;

- Түбән Кама шәһәренең аерым территориядә яшәүче гражданнары фикеренең муниципаль берәмлектә яшәүче барлык халык фикере белән тәңгәл килүе;

Совет составына керүчеләр:

- бермандатлы шәһәр округы депутаты;

- идарәче компания;

- мәктәп/балалар бакчасы;

- яшүсмерләр клубы;

- полиция участковые;

- иҗтимагый тәртипне саклау штабы;

- йорт өчен җаваплы кешеләр.

Территориаль иҗтимагый үзидарә советлары эшчәнлеге җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүгә һәм үз территорияләрендә яшәүче гражданнар гозерен җирле үзидарә органнарына ирештереп, кире элемтә оештыруга юнәлтелгән. Совет белән территориаль иҗтимагый үзидарә советы рәисе җитәкчелек итә. Гражданнар белән эшне оештыруда йорт өчен җаваплы кешеләрнең дә роле зур.

25 территориаль иҗтимагый үзидарә советлары каршында 8 микрорайонның иҗтимагый үзәкләре оешты. Әлеге үзәкләрдә иҗтимагый үзидарә советы рәисе, полиция участковые, иҗтимагый тәртипне саклау штабы бүлмәләре һәм яшүсмерләр клубы урнашкан.

-
Территориаль иҗтимагый үзидарә советлары җитәкчесе
адрес: Төзүчеләр пр., 12
телефон: 8 (8555) 42-56-22, 8 (8555) 42-40-95
e-mail: Stos.nk@tatar.ru
Структур бүлекчәләр
x^