Хезмәтне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау бүлеге Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының юридик зат булмаган структур бүлекчәсе булып тора.
Бүлек турындагы нигезләмә буенча (Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең 2006 елның 31 августында гамәлгә кергән 896нчы карары), әлеге бүлек Түбән Кама муниципаль районы территориясендә табигатьтән файдалану һәм аны саклауда бердәм сәясәтне тормышка ашыру максатыннан оешкан.
Хезмәтне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау бүлегенең төп бурычлары:
-гражданнарның уңайлы әйләнә-тирәлеккә хокукын тормышка ашыруны тәэмин итү;
-экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү;
- хуҗалык эшчәнлегенең һәм башка эшчәнлекләрнең әйләнә-тирәлеккә тискәре тәэсирен булдырмау;
-табигатьне саклау программаларын һәм проектларын формалаштыру һәм тормышка ашыру;
- муниципаль берәмлек территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклауда закон үтәлешенә күзәтчелек итү;
- муниципаль берәмлек халкын табигать һәм техноген гадәттән тыш хәлләр, янгын куркынычыннан саклау, гражданнар оборонасы өлкәсендә бердәм сәясәт алып бару;
- шәһәр территориясендә экологияне саклау буенча төп юнәлешләрне билгеләү, яңа программалар булдыру;
- табигатьне саклауга багышланган чаралар оештыру һәм үткәрү;
- предприятие, учреждение, оешмаларда экология күзәтчелеге эшен көйләү;
- дәүләт экологик күзәтчелегенә караган хуҗалык эшчәнлеге һәм башка эшчәнлек объектларында атмосфера һавасын саклау өлкәсендә күзәтчелек итү;
- геологик, экономик һәм экологик белешмәләргә билгеләнгән тәртиптә дәүләт экспертизасы үткәрү турында мәгълүмат бирү;
- геологик, экономик һәм экологик белешмәләргә билгеләнгән тәртиптә дәүләт экспертизасы үткәрүне оештыру;
- РФ һәм РТ законнары нигезендә муниципаль берәмлек территориясендә көнкүреш калдыкларын урнаштыру эшен җайга салу;
- үз вәкаләтләре чикләрендә табигатьтән комплекслы файдалану буенча килешүләр төзү;
- экологик чаралар уздыручы оешмаларга методик һәм гамәли ярдәм күрсәтү;
-кирәк очракта, табигатьне саклау буенча башкарма комитет карарларын булдыру;
- табигатьне саклауда кулланучылар өчен уңай тәкъдимнәр кертү;
- Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты вәкаләтләре чикләрендә табигатьне саклау һәм экологиягә караган башка вазыйфалар башкару.


