Оешма турында
Түбән Кама район үзәк күппрофильле хастаханәсе – Татарстан республикасының иң зур дәвалау -профилактика учреждениеләреннән берсе. Хастаханә 2009 елда, район үзәк хастаханәсен, 2 нче, 3 нче шәһәр хастаханәләрен, ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсен һәм теш дәвалау сырхауханәсен берләштерү нәтиҗәсендә оеша. Бүгенге көндә күп тармаклы район үзәк хастаханәсе - район һәм шәһәр халкына югары сыйфатлы, махсус стационар һәм амбулатор-поликлиник, ашыгыч ярдәм күрсәтүче дәвалау-диагностикалау комплексы.

Вәлиев Руслан Фәрит улы
«Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсе " ДАССУның баш табибы
Структур бүлекчәләр