Түбән Кама муниципаль районы идарәсе инфо-коммуникацион ресурслар системасында 20 сервер, 70 коммутацион җайланма һәм 500 персональ компьютер. Алар Совет аппараты һәм Башкарма комитетның барлык идарәләре һәм бүлекләрен берләштерүче бердәм локаль челтәр тәшкил итә. Муниципаль мәгълүмати челтәр 5 км җепселле-оптик һәм 15 км туры элемтә линияләреннән тора.
Муниципаль мәгълүмати челтәр үсешен “Түбән Кама шәһәре мәгълүмат үзәге” МАУ тәэмин итә. Ул түбәндәге максатларга хезмәт итә:
• Түбән Кама муниципаль районы оешмаларында алдынгы мәгълүмати технологияләрне куллану;
• Түбән Кама муниципаль район Совет аппараты һәм Башкарма комитетның барлык идарәләре һәм бүлекләрен мәгълүмати технология чаралары белән тәэмин итү;
• Идарә итү һәм халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту максатыннан, Түбән Кама муниципаль районы бердәм мәгълүмати кырын булдыру.
Вазыйфалары:
• Муниципаль гео-информацион система (МГИС) булдыру һәм аңа күзәтчелек итү;
• Җир-милек кадастрының автоматлаштырылган мәгълүмати системасын яңарту һәм аңа күзәтчелек итү;
• Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты һәм башка муниципаль интернет-ресурсларның эшчәнлеген оештыру;
• документлар әйләнеше һәм эш башкаруның электрон системасын булдыру;
• идарә һәм бүлекләрдә мәгълүматны саклау буенча законлылык һәм техник тәэмин ителешне булдыру;
• муниципаль локаль челтәрләр төзү һәм аларга җитәкчелек итү;
• төрле мәгълүмат базалары булдыру һәм аларга җитәкчелек итү; • программа чаралары һәм компьютерларны техник тәэмин итү;
•киңәшмә, утырыш, конференцияләрне техник яктан тәэмин итү;
• бюджет оешмаларын ресурслар белән тәэмин ителешне үстерү.
“Түбән Кама шәһәре мәгълүмат үзәге” МАУ берничә бүлектән тора:
• геодезия һәм картография бүлеге;
• программа белән тәэмин ителеш һәм мәгълүматлар базасы белән идарә системасы бүлеге;
• документлар әйләнешендә электрон система бүлеге;
• мәгълүматны саклау бүлеге;
• мәгълүмат тапшыру һәм техник ярдәм челтәре бүлеге;
• муниципаль районы рәсми сайты һәм башка муниципаль интернет-ресурсларның эшчәнлеген оештыру бүлеге;
• электр энергиясен саклау бүлеге.
Әлеге юнәлешләрдә махсус белеме булган белгечләр эшли.
“Түбән Кама шәһәре мәгълүмат үзәге” МАУ дәүләт сере буып саналган мәгълүматлар белән эшләүгә лицензия алды. Картография эшен алып бару өчен дә таныклыкка ия.

телефон: 8(8555) 43-78-27
e-mail: Maksim.Sharonov@tatar.ru