ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Студентлар көне уңаеннан котлау

Кадерле дуслар!

Россия студентлары көне уңаеннан иң кайнар һәм ихлас котлауларны кабул итегез!

Түбән Кама студентлар берлеге бүген замана яшьләренең 7,5 меңнән артык иң актив, белемле, максатчан вәкилләрен берләштерә һәм җирлегебез тормышында мөһим роль уйный.

Безнең студентлар, фән, икътисад өлкәсеннән алып, спорт һәм мәдәният тармагына кадәр - үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карап, шәһәр һәм район тормышында актив катнашалар. Сез - безнең төп интеллектуаль һәм иҗади ресурсыбыз, сезнең һәркайсыгыз - Түбән Каманың бүгенгесе генә түгел, аның киләчәге дә! Барлык ниятләрегезне лаеклы төстә тормышка ашыруыгызга, ә белемнәрегезнең Түбән Кама муниципаль районы өчен уңышлы хезмәт итүдә нигез булып торачагына ышанам!

Сезгә күтәренке кәеф, тугры дуслар, укуыгызда, эшегездә һәм тормышыгызда уңышлар телим. Барлык хыялларыгыз чынга ашсын.

 

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,

Түбән Кама Мэры

Айдар Метшин


Дата изменения: 22.02.2019 13:44:17
Количество показов: 1298

Возврат к списку

x^