ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Белем көне уңаеннан котлау

Хөрмәтле педагоглар, кадерле укучылар, студентлар һәм ата-аналар!
Сезне чын күңелемнән Белем көне һәм
яңа уку елы башлану белән тәбрик итәм!


1 сентябрь – һәркемгә үзенчә якын булган бәйрәм. Мәктәп укучылары һәм студентлар өчен ул дуслар һәм яраткан укытучылар белән очрашу, кызыклы ачышлар һәм тәэсирләр белән тулы, ә өлкәннәр өчен бәхетле балачак һәм яшьлек еллары, сабакташлар турында иң җылы хатирәләр белән бәйле.

Белем көне - әле беренче генә тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүчеләр өчен аеруча дулкынландыргыч һәм көтеп алынган бәйрәм. Быел Түбән Камада 3 643 бала беренче сыйныфка укырга бара. Аларның белем дөньясына илтүче юллары якты һәм сөенечле булсын! 1 сентябрь – быелгы уку елында йомгаклау аттестациясе сынауларын үтеп, үз һөнәри юлларын сайларга тиешле чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дә үзенчәлекле көн.

Яңа уку елы укучыларга тирән белемнәр, кызыклы ачышлар, иҗат шатлыгы алып килсен. Педагогларга - һөнәри үсеш, талантлы һәм рәхмәтле укучылар, ә ата-аналарга үз балаларының уңышлары өчен горурлык хисе телим!

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин


Дата изменения: 04.09.2018 10:54:43
Количество показов: 2151

Возврат к списку

x^