ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Россия көне уңаеннан котлау

Хөрмәтле түбәнкамалылар!

 

Сезне Россия көне - илебезнең куәтен һәм ныклыгын гәүдәләндерүче, милли бердәмлек һәм Ватаныбызның бүгенгесе, киләчәге өчен уртак җаваплылык билгесе булып торган иң әһәмиятле дәүләт бәйрәмнәренең берсе белән котлыйм.

Россия – миллионлаган кешеләрне берләштерүче зур, күпмилләтле бәйсез дәүләт. Илебезнең бәйсезлеге – теләсә нинди куркыныч каршында дәүләтебез мәнфәгатен яклаучы гражданнарның бөек хезмәте һәм сабырлыгы нәтиҗәсе. Түбән Кама муниципаль районы илебез белән бер ритмда яши. Үз белемебезне һәм көчебезне Түбән Кама районы һәм Татарстанның үсеше өчен куеп, без, шул рәвешле, бөек Россия үсешенә дә зур өлеш кертәбез, чөнки илнең көче һәм өстенлеге аның төбәкләре, шәһәрләре, салалары һәм кечкенә авыллары хезмәте һәм уңышы нигезендә барлыкка килә.

Без туган җиребез белән горурланабыз, аны яхшырак һәм матуррак итәргә омтылабыз. Без бай мәдәни, әхлакый, интеллектуаль, табигый һәм җитештерү потенциалына ия. Җирлегебезнең бүгенгесе һәм киләчәге һәркайсыбызның хезмәте, инициативасы һәм гражданлык җаваплылыгына бәйле.

Бу бәйрәм көнендә, кадерле түбәнкамалылар, һәрберегезгә сәламәтлек, иминлек, эшегездә уңышлар, кече һәм олы Ватаныбыз үсеше өчен яңа казанышларга ирешүегезне телим! Әлеге бәйрәм күңелләрдә Россия өчен горурлык хисе уятсын, яшәү көче өстәсен, иҗади хезмәткә рухландырсын!

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,

Түбән Кама Мэры

Айдар Метшин


Дата изменения: 13.06.2018 11:02:57
Количество показов: 2190

Возврат к списку

x^