ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан котлау

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре һәм сәнгать эшлеклеләре,
әлеге тармак ветераннары!


Сезне йөрәктәге иң җылы хисләр аша һөнәри бәйрәмегез - Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан котлыйм!

Сезнең бәйрәмнең яз көне билгеләп үтелүе очраклы түгел дип уйлыйм. Яз фасылы әйләнә-тирә дөньяны ничек үзгәртсә, мәдәният тә кешене нәкъ шулай ук рухландыра, аның күңелендәге иң яхшы сыйфатларны һәм иҗади мөмкинлекләрне уята.

Башкалар ял иткән вакытта, сез хезмәт куясыз, бар күңел байлыгыгызны кешеләргә өләшәсез, матурлык дөньясы белән аралашу шатлыгы бүләк итәсез. Сезнең идеяләр һәм тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә, Түбән Кама кызыклы һәм тулы тормыш белән яши. Территориябездә үткәрелүче күп кенә бәйрәмнәр, бәйгеләр, фестивальләр традициябезгә әверелеп, балалар, яшьләр һәм өлкән буын вәкилләре арасында зур популярлык казанды, безнең иҗтимагый киңлекләребез – парклар, скверлар бизәге булган сез уздырган чаралар түбәнкамалыларда яңача фикер йөртү тудыруның нигезен тәшкил итә.

Сезнең даими иҗади эзләнүләрегез алга таба да районыбызның иң яхшы мәдәни традицияләрен саклау һәм арттыру, җәмгыятебездә гармония булдыру, яхшылык, киң күңеллелек, үзара аңлашып яшәү кебек гомумкешелек сыйфатларын яңарту максатында сәнгатьнең бөтен төрләрен дә үстерүгә юнәлдәрелгән булыр дип ышанам.

Һөнәри осталыгыгыз, матурлыкны яратуыгыз һәм аны башкаларга җиткерергә омтылуыгыз өчен рәхмәт. Сезгә илһам нуры, чиксез көч-куәт, иҗади эзләнүләр һәм яңа казанышлар телим!

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин


Дата изменения: 30.03.2018 09:50:19
Количество показов: 1857

Возврат к списку

x^