Кадерле түбәнкамалылар!
26 апрель көнне без 31ел элек Чернобыль атом электростанциясенең дүртенче энергия блогында булган һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашып, үз сәламәтлеген, хәтта гомерен дә куркыныч астына куйган кешеләргә тирән ихтирам һәм рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез.
Әлеге һәлакәтнең нәтиҗәләрен бетерү бөтен халкыбыз җилкәсенә төште, күзгә күренмәс дошман белән көрәшкә меңләгән кеше күтәрелде. Үз-үзләрен аямыйча, хәтта гаиләләрен дә икенче урынга куеп, алар туган илгә хезмәткә һәм иминлегебез сагына күтәрелделәр. Әлеге курку белмәс кешеләр, чын батырлар арасында безнең якташларыбыз да бар. Аларның батырлыгы һәм фидакарьлеге яшь буында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык хисләре тәрбияләүдә үрнәк булып тора.
Бүгенге көндә безнең җирлегебездә радиация нәтиҗәсеннән зыян күргән 214 кеше яши. Безнең бурыч – аларның яшәү сыйфатын мөмкин кадәр яхшырак итү һәм тормыш хәлләрен җиңеләйтү.
Барлык түбәнкамалылар исеменнән әлеге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан һәркемгә гражданлык батырлыгы, кыюлыклары өчен чиксез рәхмәтемне белдерәм! Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек, бәхет, уңышлар телим.
Түбән Кама муниципаль район Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин
Дата изменения: 07.08.2017 20:26:15
Количество показов: 2293