Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
Коршин Иван Васильевич 1935 елның 12 февралендә Новописьмянск (хәзерге Лениногорск) районы Спиридоновка авылында туа.
Әнисе гомер буе колхозда эшләгән. Иван Васильевич әтисен бик аз хәтерли, ул 1939 елда фин сугышында һәлак була. Әниләре гомер буе колхозда эшли. Гаилә турында кайгырту 11 яшьлек малай җилкәсенә төшә. Өч ел көтү көтә, аннары колхозда ат караучы булып эшли башлый. 16 яшендә Чиләбе өлкәсенә укырга китә. Укуын тәмамлагач, металлургия заводына эшкә урнаша.
Армия хезмәте уза, аннары кабат Чиләбе өлкәсенә кайта, соңрак Лениногорскига китә. Ташчы, киң профильле машинист һөнәрен үзләштерә. Иван тракторда эшли башлый һәм бер үк вакытта механикалаштыру мәктәбендә укый: экскаваторчы һөнәрен үзләштерә. 60 нчы еллар башыннан экскаваторчы булып эшли, ә буш вакытында техника ремонтларга өйрәнә.
Аларны яңа шәһәр төзелешенә чакыралар, Лениногорскидан 25 кеше яңа төзелешкә китәргә була. Декабрь азагында эшчеләр тиз арада җыенып, булачак Түбән Кама ягына юл тота. 1960 елның 25 декабрендә Лениногорск эшчеләре Түбән Кама җиренә аяк баса. Техникаларын Бәтке авылы янында бушатып, Актүбә авылына киләләр. Иванга һәм аның хезмәттәшенә Актүбә авылында бер йорт бирәләр. «Ике көннән соң без кире Лениногорскига киттек. Яңа 1961 елны шунда каршы алдык та 3 гыйнварда кире килеп, эшкә керештек», - дип искә ала Иван Васильевич.
1961 елның июнь аенда аларның кызлары туа. Шул ук көздә хатыны да яшь бала белән яңа төзелешкә күченә. Гаиләгә баракта бүлмә бирәләр.
1963 елда исә Коршиннар гаиләсенә Тукай урамындагы 12 нче йорттан фатир бирелә. Ә ике елдан соң тагын бер кызлары туа. Ул вакытка Түбән Кама бистәсендә беренче балалар бакчалары, мәктәпләр төзелә башлый. Аларның күбесен төзүдә экскаваторчы Иван Васильевич та катнаша. «Шин заводын төзи башлагач, безне шунда җибәрделәр. Без төп корпус өчен нигез чокыры казый башладык», - дип горурланып искә ала ветеран.
Үзенең фидакарь хезмәте өчен Иван Васильевичка «Коммунистик хезмәт ударнигы», «СССР энергетика һәм электрлаштыру отличнигы», «Уникенче бишьеллык ударнигы» дигән мактаулы исемнәр бирелә. 1976 елда ул «Социалистик ярышта җиңүче» була, күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Хезмәт ветераны» медаленә лаек була.
Түбән Кама шәһәр Советының 2020 елның 21 декабрендәге 24нче карары белән Иван Васильевич Коршинга «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелде.