ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Хәбибуллин Рафаил Исмәгыйль улы


Җәмәгать эшлеклесе

1951 елда ТАССРның Түбән Кама районы Каенлы авылында туа. Хезмәт эшчәнлеген 1969 елда «Татэнергострой» трестының 4 нче идарәсендә монтаж конструкцияләр монтажчысы булып башлый. Хәрби-диңгез флоты гаскәрләрендә хезмәт итә. Армиядә хезмәт иткәннән соң, көнкүреш техникасын ремонтлау фабрикасында, радиоэлектрон аппаратураны ремонтлау заводында хезмәт куя. Соңрак «Гарант» сәүдә үзәгенең Түбән Кама филиалында директор булып эшли.

2002 елның июненнән Хәбибуллин Рафаил Исмәгыйль улы «Шәһәр электр транспорты» предприятиесен җитәкли. Рафаил Исмәгыйль улы кыска гына вакыт эчендә предприятиене алдынгы урынга чыгара. Аның җитәкчелегендә рейслар һәм пассажирлар агымын арттыру максатында кыска гына вакыт эчендә трамвай юлында борылма боҗра, хәрәкәт составын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү цехы участогы төзелә, искергән җайланмаларны яңарту эшләре башкарыла, предприятиенең трамвай паркы яңартыла һәм киңәйтелә. Бүген трамвай челтәре - Түбән Кама шәһәренең транспорт системасы нигезе.

Хәбибуллин Р.И. актив иҗтимагый эшчәнлек тә алып бара. Өч чакырылыш Каенлы һәм Иске Чишмә авыл җирлекләре Советлары депутаты, шул исәптән ике чакырылыш Түбән Кама муниципаль район Советы депутаты итеп сайлана. Районның авыл җирлекләре территориясендә җирле үзидарәне үстерүгә, торак пунктларның инфраструктурасын яхшыртуга, авыл халкының эшлекле активлыгын арттыруга зур өлеш кертә. Үз сайлаучыларының сорауларын хәл итү буенча актив эш алып бара.

5 ел дәвамында Рафаил Исмәгыйль улы төп эшеннән азат ителмәгән нигездә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары буларак актив эшләде, Түбән Кама муниципаль район Советында «Бердәм Россия» фракциясе белән җитәкчелек итте. Рафаил Исмәгыйль улы хәйрия эше дә алып бара.

Рафаил Исмәгыйль улының күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм шәхси өлеше дәүләт бүләкләре -   «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» 2 нче дәрәҗә ордены медале, «Фидакарь хезмәт өчен» медале, «Россия шәһәр электр транспортының мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе, «Татарстан Республикасының Атказанган транспорт хезмәткәре» исеме белән билгеләп үтелгән.

Түбән Кама шәһәр Советының 2020 елның 27 августындагы 54 нче карары белән шәһәр һәм районның иҗтимагый-сәяси тормышында, Түбән Кама муниципаль районы авыл җирлекләренең тормыш дәрәҗәсен күтәрүдә актив катнашканы, шәһәр электр транспортын нәтиҗәле үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Хәбибуллин Рафаил Исмәгыйль улына «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелде.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

x^