ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Шәйхелмәрданов Фоат Шәйхелмәрдан улы


Эшче, “Түбән Кама Нефтехим” ГҖ ветераны

Шәйхелмәрданов Ф.Ш. 1939 елның 20 октябрендә ТАССРның  Актаныш районы  Әгъбәз авылында туа. Хезмәт юлын 1959 елда ерак үзбәк колхозларының берсендә башлый. 1966 елда Түбән Кама нефть- химия комбинатына эшкә килә һәм гомере буена биредә, ремонт-механика заводында фрезерлаучы- зуборезчик булып эшли. Үз эшен яратып һәм зур осталык белән башкару белән бергә, ул коллективны да хезмәт җиңүләренә рухландыра белүе белән абруй казана.

Металл эшкәртү ысулларын бөтен нечкәлекләренә кадәр белә, шуңа күрә аңа иң авыр һәм иң тиз эшләргә кирәкле детальләрне ышанып тапшыралар. Ул күп станоклы хезмәт күрсәтү тәкъдиме белән чыга, нәтиҗәдә җитештерү  20 процентка кадәр  арта.  

Озак еллар “Алдынгы тәҗрибә мәктәбе”н җитәкләгән Фоат Шәйхелмәрдан улы күп кенә яшь белгечләрне хезмәт юлына әзерли. Һөнәри училище һәм мәктәп коллективларында очрашуларга йөри, яшь буынны намус белән яшәргә һәм эшләргә өйрәтә.

Тырыш һәм намуслы хезмәте нәтиҗәсендә аны бөтен заводта беләләр һәм ихтирам итәләр. Эшчеләр генә түгел, җитәкчеләр дә аңа хөрмәт белән карый, партком утырышларында аның сүзе һәрчак игътибарга алынып, җитди карарлар чыгаруда этәргеч була.

Предприятие үсешенә керткән өлеше өчен аңа ВЦСПС премиясе бирелә, ул Ленин һәм Халыклар дуслыгы орденнары белән бүләкләнә. Аңа  “Унберенче бишьеллык ударнигы” билгесе  дә бирелә.

Моннан тыш, Шәйхелмәрданов Ф.Ш. “СССРның мактаулы нефтехимигы” исеменә лаек була.  1985 елның 31 июле карары белән, аның исеме СССР нефть эшкәртү һәм  нефть химиясе министрлыгы Мактау китабына кертелә.

КПССның Түбән Кама шәһәр комитеты бюросы һәм халык депутатларының шәһәр Советы башкарма комитеты 1981 елның 18 сентябрендәге 398нче карары нигезендә,   Фоат Шәйхелмәрдан улы Шәйхелмәрдановка “Түбән Кама шәһәренең  Мактаулы гражданины” исеме бирелә.

Шәйхелмәрданов Ф.Ш. 2002 елда вафат.

 

x^