Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
Федоров В.С. 1912 елның 16 маенда Армавир авылы (хәзерге Краснодар краеның Армавир шәһәре) эшче гаиләсендә туа.
Хезмәт юлын 1926 елда Грозный шәһәрендә слесарь өйрәнчеге буларак башлый, бригада өйрәнчекләр мәктәбен тәмамлый, 1928- 1932 елларда Грозный нефть институтында укый. Техник фәннәр кандидаты.
1935 елдан укытучы булып эшли башлый.
Федоров В.С. төрле өлкәләрдә хезмәт куя:
1940 елдан «Грознефтезаводы» берләшмәсендә хуҗалык эшләре өчен җавап бирә;
1946—1948 елларда СССРның көньяк һәм көнбатыш районнары нефть сәнәгате министры урынбасары;
1948—1951 елларда СССР нефть сәнәгате министры урынбасары;
1951—1952 елларда СССР нефть сәнәгате министрының беренче урынбасары;
1952—1954 елларда Ангара нефть-химия комбинаты төзелеше җитәкчесе;
1954—1957 елларда СССР нефть сәнәгате министрының беренче урынбасары;
1957—1958 елларда Башкорт нефть-химия берлеге рәисе;
1958—1963 елларда химия буенча СССР дәүләт комитеты рәисе;
1963—1964 елларда СССР Дәүләт планы каршында химия һәм нефть сәнәгате дәүләт комитеты рәисе урынбасары;
1964—1965 елларда СССР Дәүләт планы каршында нефть эшкәртү һәм нефть-химия сәнәгате дәүләт комитеты рәисе – СССР министры;
1965—1985 елларда СССР нефть эшкәртү һәм нефть-химия сәнәгате министры.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре:
Социалистик Хезмәт Герое (24.1.1944).
Биш Ленин ордены, Октябрь революциясе ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, “Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан”, “Фидакарь хезмәт өчен”, “1941-1945елгы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен” медале, “Хезмәт ветераны” исеме.
Икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1942) —сәнәгатьтә гамәлдәге җайланмалар һәм заводларда авиабензин җитештерүне арттыру методын эшләү һәм тормышка ашыру өчен;
Беренче дәрәҗә Сталин премиясе (1948) - югары сыйфатлы бензин җитештерү ресурсларын киңәйтү максатында нефть продуктларын алу методларын камилләштерү өчен.
5—10 чакырылышлар СССР Югары Советы депутаты.
КПССның Түбән Кама шәһәр комитеты бюросы һәм халык депутатларының шәһәр Советы башкарма комитеты 1981 елның 18 сентябрендәге 398нче карары нигезендә, Федоров Виктор Степановичка “Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины” исеме бирелә.
Федоров В.С. 1990 елның 1 февралендә вафат.