Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
Гыйльфанов Г.С. 1925 елның 29 декабрендә ТАССРның Сарман районы Морбаш авылында туа.
Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, Белоруссия ССРның Полоцк шәһәрендә яши.
1961 елда Түбән Кама төзелешенә сәүдә өлкәсе хезмәткәре буларак эшкә килә. Бүрәнәдән төзелгән беренче кибетләр хәзерге Төзүчеләр бистәсендә һәм промбазада урнашкан була. Соңрак беренче ашханәләр сафка баса. 1962-1963 елларда ике яңа кибет салына. Алар азык-төлек һәм көнкүреш товарлары белән сату итәләр.
1965елда шәһәрдә «Кристалл» иҗтимагый үзәге ачыла, анда азык-төлек кибете, «Нефтехимик» клубы һәм беренче ресторан керә. Үзәкнең директоры итеп, Гыйльфанов Г.С. билгеләнә. 1955елдан Галимҗан Салих улы «Колос» кибетен җитәкли.
Соңрак Гыйльфанов Г.С. горпищеторг директоры урынбасары итеп билгеләнә, лаеклы ялга кадәр шул вазыйфада эшли.
КПССның Түбән Кама шәһәр комитеты бюросының 1984елгы карары нигезендә, Галимҗан Салих улы Гыйльфановка “Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины” исеме бирелә.
Гыйльфанов Г.С. 2000 елда вафат.