ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Яһүдин Әхмәтвагыйзь Әхми улы


Җитәкче, төзелеш өлкәсе ветераны

1936нчы елның  10нчы августында ТАССРның Балык Бистәсе районы Түбән Тимерлек авылында туган.

Хезмәт эшчәнлеген 1951нче елда Балык Бистәсе районының Тукай исемендәге колхозында башлый.

Түбән Камага 1962нче елда килә. 1964-1979нчы елларда «Татэнергострой» трестында  прораб,   төзелеш- монтаж идарәсе башлыгы,  идарә башлыгы урынбасары булып эшли.  1979  - 1985нче елларда – «Камэнергостройпром» берләшмәсенең   генераль директоры.  Соңрак -  СССР  Материаль-техник  тәэмин итү дәүләт комитетының  Казандагы территориаль идарәсе башлыгының беренче урынбасары. 1991 -2003нче елларда  -   ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының  төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары.

«Камэнергостройпром» берләшмәсендә эшләгән чорда ул  предприятие һәм аның  социаль инфраструктурасы үсешенә зур өлеш кертә: Әхмәтвагыйзь Әхми улы җитәкчелегендә  балалар бакчалары, һөнәри училищелар, Спорт сарае, пионер лагерьлары,  торак йортлар төзелә.

Октябрь Инкыйлабы, Хөрмәт Билгесе орденнары,  “Фидакарь  хезмәт өчен”,   “Хезмәттәге уңышлары өчен” медальләре иясе.   “ТАССРның Атказанган төзүчесе”, “РСФСР ның Атказанган төзүчесе” исемнәренә  лаек була, аңа “Түбән Кама шәһәренең  Мактаулы гражданины” исеме бирелә. 

x^