Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
1927нче елның 27нче июнендә ТАССРның Алабуга районы Олы Тарлау авылында туа.
Хезмәт эшчәнлеген Совет армиясеннән кайткач, 1954нче елда энергетика җиһазларын куллану һәм ремонтлау мастеры буларак башлый. Соңрак электр цехы җитәкчесе, баш инженер, Алабуга шәһәре электр челтәре директоры булып эшли.
1964нче елдан Яр Чаллы электр челтәре директоры вазыйфаларын башкара, 1965нче елда оешма үз исемен үзгәртеп, “Түбән Кама электр челтәре” дип атала башлый, Валентин Васильевич аңа җитәкчелек итә.
1974нче елда Түбән Каманың 1нче җылылык - электр үзәге директоры итеп билгеләнә. Ул җитәкчелек иткән чорда биредә үзәкне яңарту, заманчалаштыру, үстерү буенча күп кенә эшләр башкарыла. 1979-1995нче елларда Валентин Лукшин Түбән Кама шәһәр электр челтәрен җитәкли.
6 чакырылышта шәһәр Советы депутаты итеп сайлана. Ул – ТАССРның атказанган энергетигы. “Хезмәттәге уңышлар өчен”, “Бөек Ватан сугышында Германияне җиңү өчен”, “Фидакарь хезмәт өчен. Владимир Ильич Ленинның тууына 100ел тулу уңаеннан” һ.б. медальләр иясе. Ул – Бөек Ватан сугышы ветераны. Аңа “Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины” исеме бирелде.