Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
Василий Иванович Носов 1946нчы елның 7нче февралендә ТАССРның Түбән Кама районы Иске Чишмә авылында туа. Хезмәт эшчәнлеген 1964нче елда «Казаньстройтранс» берләшмәсендә слесарь буларак башлый.
1965-1968нче елларда Совет армиясе сафларында хезмәт итә. 1970нче елда Ухта шәһәрендә «Главкомигазнефтестрой» автотранспорт конторасында өлкән механик булып эшли башлый, соңрак шунда ук җитәкчелек итә.
1979нчы елдан алып, 30 ел дәвамында Түбән Кама «Мехтрансмонтажлогистик» коллективы белән идарә итә. Эш дәверендә үзен тырыш, таләпчән, гадел җитәкче буларак таныта. Предприятие Түбән Кама шәһәр төзелеше белән шөгыльләнә, тимер юл һәм су юлы белән йөк ташу эшен башкара, металл конструкцияләр җитештерә. Василий Носов җитәкчелек иткән чорда күләме һәм кыенлыгы буенча гаять катлаулы һәм җитди эшләр башкарылды: ТатАЭС мәйданчыгыннан «Кролл» кранын Калинин АЭСына күчерү (Тверь өлкәсе); Төркиядән «Тайшет – БАМ» станциясенә алты 200 тонналы трансформаторларны күчерү; Казан метрополитены төзелешенә җайланмалар һәм машиналарны, шулай ук «Россия – Төркия» газүткәргечен монтажлау һәм демонтаж эшләре; «Казаньоргсинтез» ААҖ реконструкцияләү эшләре; Казан шәһәрендә «Миллениум» күперен, «ТАНЕКО» ААҖ предприятиеләрен төзү; Голландия һәм «ИНКОТЕК – КАРГО» фирмалары белән берлектә Санкт- Петербург шәһәреннән «ТАНЕКО» төзелеше өчен җайланмалар кайтару һ.б.
Предприятие үз эшчеләренең социаль хәлен һәрчак кайгыртып тора. Моннан тыш, районкүләм бәйрәмнәрне оештыруда һәрчак хәйрия ярдәме күрсәтә. Василий Носов инде 15 елдан артык “Түбән Кама рус җәмгыяте” иҗтимагый оешмасы белән җитәкчелек итә. 2013нче елда аны “Татарстан Республикасы рус милли-мәдәни берләшмәсе” җитәкчесе итеп сайлыйлар. 2010нчы елдан - Түбән Кама муниципаль районы иҗтимагый Советы әгъзасы.
Хөрмәт Билгесе ордены, “Профсоюзларның 100 еллыгы”, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә”, “ТАССР төзелүгә 90 ел” медальләре, Түбән Кама халык депутатлары Советы Мактау грамотасы, “Ел җитәкчесе” дипломы, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты, “Ел топ-менеджеры” дипломы белән бүләкләнгән. “Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе”, “Россиянең Мактаулы төзүчесе” исемнәренә ия. Шәһәр Советы карары белән (№14, 10нчы июль) аңа 2014нче елда “Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины” исеме бирелә.