Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
Фатих Кашап улы Котдусов 1948нче елның 24нче гыйнварында Әтнә районы Түбән Шашы авылында туа.
Үзенең һөнәри эшчәнлеген 1971нче елда, КХТИ тәмамлаганнан соң, Түбән Кама нефть- химия комбинатында башлап җибәрә. 1979нчы елдан 30 ел дәвамында күп кенә өлкәләрдә эшли: Түбән Кама шәһәр Советы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Түбән Кама район башлыгының беренче урынбасары, Түбән Кама халык депутатлары Советы рәисенең беренче урынбасары.
Шәһәр хуҗалыгының күп кенә тармакларын җитәкләү барышында Фатих Кашап улы торак-коммуналь хезмәтләрне җайга салу һәм ныгыту, аларны җитештерү базасы, матди-техник тәэмин итү, яхшырту, шәһәрне яшелләндерү һәм төзекләндерү, әйләнә-тирә мохитне саклау буенча бик күп эшләр башкарды.
Түбән Кама район башлыгының беренче урынбасары булып эшләгән елларда төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча шәһәр Бөтенрәсәй һәм республика смотр-бәйгеләрендә катнашып, күп тапкырлар призлы урыннар яулады.
1998-2005нче елларда “Түбән Кама икмәк комбинаты” ААҖ генераль директоры булып эшләгән чорда предприятие тармак буенча алдынгылар сафына күтәрелде.
2005нче елда Фатих Кашап улы Котдусов Түбән Кама шәһәре Башлыгы, 2006нчы елда Түбән Кама муниципаль район Башлыгы урынбасары итеп сайланды.
Фатих Котдусов шәһәр һәм район территориясендә җирле үзидарә эшен җайга салуга зур өлеш кертте.
2006 -2010нчы елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен саклау һәм үстерү комиссиясенең Түбән Камадагы рәисе буларак, “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр” Законы үтәлешен контрольдә тотты. «Җидегән чишмә» берләшмәсен оештыруда башлап йөрүчеләрдән булды, милли гореф-гадәтләрне саклап калу һәм халыкка кайтару буенча зур эш башкарды.
2011нче елда Фатих Кашап улы Түбән Кама муниципаль район иҗтимагый Советы рәисе итеп сайланды. Ул идарә иткән елларда Кама Аланы һәм авыл җирлекләрендә мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт учреждениеләрен ачу, төзекләндерү буенча бик күп эшләр башкарылды.
Хөрмәт Билгесе ордены, Татарстан Республикасының Мактау грамотасы, Татарстан Республикасы Икътисад һәм сәнәгать министрлыгы Мактау грамотасы, “Фидакарь хезмәт өчен” медале, Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. "Татарстан Республикасының Атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре" исеменә лаек булды. Түбән Кама шәһәр Советы карары белән (№14, 10нчы июль) аңа 2014нче елда “Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины” исеме бирелде.
2014нче елның 30нчы октябрендә вафат.