Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
Түбән Кама шәһәре Дәүләт автоинспекциясенең беренче җитәкчесе, Русия Эчке эшләр министрлыгы идарәсе ветераннар Советы әгъзасы. Дәүләт автоинспекциясе бүлеге белән 20 ел идарә итә.
Ул 1939нчы елның 26нчы февралендә ТАССРның Түбән Кама районы Ширәмәт авылында туган. Ширәмәт авылыннан комсомол юлламасы буенча милиция бүлегенә эшкә җибәрелә. Хезмәт эшчәнлеген юл күзәтчелеге инспекторы буларак башлап җибәрә. СССР ЭЭМ Саратов училищесында әзерлек курсларын үткәннән соң, 1965нче елда ТАССРның Түбән Кама район Советы милиция идарәсенә өлкән инспектор итеп билгеләнә.
Геннадий Шишкин - Түбән Камада юл хәрәкәте иминлеге инспекциясенең чишмә башында торган кеше. 20 ел хезмәт дәверендә ул үзен гадел, намуслы, үз эшенә нык бирелгән, кайгыртучан җитәкче итеп танытты. Шәһәрдәшләр арасында юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләренең дәрәҗәсен үстерү өчен тырышты. Геннадий Федоровичның тагын бер табышы: ул, балалар иминлеген кайгыртып, алар өчен автошәһәрчек оештыруга иреште. Автошәһәрчек бүгенге көндә дә уңышлы эшләп килә.
Геннадий Шишкин 1,2,3 нче дәрәҗәдәге “Эчке эшләр органнарында мактаулы хезмәт өчен” медальләре белән бүләкләнде. Эчке эшләр органнарында күпьеллык фидакарь хезмәте, районның иҗтимагый тормышында актив катнашуы өчен шәһәр Советы карары (№21, 16нчы сентябрь) белән 2011нче елда аңа “Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины” исеме бирелде.