Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
Хәмәтхәсән Хәлиуллин 1935нче елның 24нче октябрендә ТАССРның Яңа Чишмә районы Шахмай авылында туа. Үзенең хезмәт эшчәнлеген 1964нче елда «Татэнерготөзелеш» берләшмәсендә ташчы буларак башлап җибәрә. 1970нче елдан алып, 27 ел буена әлеге берләшмәдә бригадир булып эшли. Хәмәтхәсән Гыйззәтулла улы җитәкләгән бригада “Югары сыйфатлы бригада”, “Иң яхшы бригада”, “Коммунистик хезмәт коллективы” дигән мактаулы исемнәргә лаек була. Хәмәтхәсән Хәлиуллин республика, шәһәр төзелешендәге иҗтимагый тормышта актив катнаша. 1980,1985нче елларда ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайлана. 1987нче елда Кубаның Гавана шәһәрендә профсоюзларның 6нчы конгрессында катнаша. Бүгенге көндә дә Хәмәтхәсән Гыйззәтулла улы актив тормыш позициясен югалтмый: ул шәһәр һәм район күләмендә үткәрелгән иҗтимагый-мәдәни чараларда даими катнаша, Аксакаллар шурасы әгъзасы.
Хәмәтхәсән Гыйззәтулла улы - Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1974), Ленин ордены (1977) кавалеры, Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе.
Төзелеш өлкәсендәге күпьеллык фидакарь хезмәте, яшь буынны һөнәри осталыкка өйрәтүдәге казанышлары, актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен шәһәр Советы карары (№21, 16нчы сентябрь) белән аңа 2011 нче елда “Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины” исеме бирелде.