ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

МОРЖИН Николай Сергеевич


җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе

Моржин  Николай Сергеевич 1938нче елның 12нче декабрендә ТАССРның Аксубай районы  Киса авылында туа.

1974нче елдан 37 ел дәвамында Түбән Кама балалар- яшүсмерләр спорт мәктәбен җитәкли. Ул елларда әле спорт мәктәбе төзелеп кенә килә, шунлыктан Николай Сергеевич  җаны-тәне белән төзелеш эченә чума. 1979 нчы елда спорт мәктәбе үзенең ишекләрен ача, ә 1980нче елда биредә зур   чара:  художестволы гимнастика буенча РСФСР беренчелегенә ярышлар уздырыла. 1нче номерлы балалар- яшүсмерләр спорт мәктәбе озак еллар дәвамында  физик культура һәм  спорт буенча шәһәрнең методик үзәге дә булып тора. Физкультура- сәламәтләндерү өлкәсендә ирешкән уңышлары  өчен спорт мәктәбе 2009нчы елда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Грантына,  2010нчы елда спорттагы уен төрләрен үстерү буенча республика бәйгесендә катнашып, Гран-Прига лаек булды.

Николай Моржин – югары квалификацион категорияле  җитәкче. 1975нче елда Түбән Кама шәһәр Советы депутаты, 1990-1995нче елларда Татарстан Республикасы Югары Советы депутаты итеп сайлана.

“Рус җәмгыяте” иҗтимагый оешмасы әгъзасы.

 Фидакарь хезмәте өчен  Татарстан Республикасы Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә, ТАССРның атказанган физик  культура хезмәткәре.

Балалар һәм  яшүсмерләр арасында  спортка омтылыш   тәрбияләү, күп кенә талантлы спортчыларның остазы булуы, актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен шәһәр Советы карары  (№21, 16нчы сентябрь) белән аңа 2011нче елда “Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины” исеме бирелде.

x^