Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
Түбән Кама район үзәк хастаханәсе кардиология бүлеге мөдире, бүлек белән 25 ел җитәкчелек итә.
Раиса Федоровна Мерясева 1951нче елның 9нчы маенда ТАССРның Әлмәт районында туган.
Үзенең хезмәт эшчәнлеген 1976нчы елда башлый: 1976-1977нче елларда табиб-интерн; 1977-1979нчы елларда участок табиб- терапевты; 1979-1986нчы елларда терапия бүлеге мөдире вазыйфаларын башкара. 1986нчы елдан Түбән Кама район үзәк хастаханәсе кардиология бүлеге белән җитәкчелек итә. Раиса Федоровнаның һөнәри осталыгы һәм үз эшен җаваплылык белән башкаруы нәтиҗәсе буларак, кардиология бүлегенең Татарстанда гына түгел, Русиядә дә абруе зур. Раиса Мерясева тырышлыгы белән хастаханәдә “Гипертоник авырулар мәктәбе” уңышлы эшләп килә. Раиса Федоровна җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. 1995-2000, 2000-2005нче елларда Түбән Кама шәһәр Советы депутаты итеп сайланды. Халыкны социаль яклау комиссиясе әгъзасы буларак, ул өлкәннәр һәм балалар сәламәтлеген, инвалидлар тормышын кайгыртып, күп кенә мәсьәләләрне уңай якка хәл итүгә иреште. Үз сайлаучыларының мөрәҗәгатьләренә һәрчак игътибарлы булды, аларның мәнфәгатьләрен кайгырту юлында армый-талмый хезмәт итте.
Раиса Федоровна Мерясева – Россиянең һәм Татарстан Республикасының атказанган табибы.
Түбән Кама шәһәре сәламәтлек саклау үсешенә керткән өлеше, халыкка кардиология хезмәте күрсәтү буенча нәтиҗәле эшләре, актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен шәһәр Советы карары (№21, 16нчы сентябрь) белән аңа 2011 нче елда “Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины” исеме бирелде.