Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
Түбән Кама «Татэлектромонтаж» ААҖ идарәсе филиалы җитәкчесе. Предприятие белән 29 ел идарә итә.
Мәхмүт Миңгалим улы Гатин 1946нчы елның 7нче ноябрендә ТАССРның Чирмешән районы Бәркәтә авылында туган. 1971нче елда Казан химия- технология институтын тәмамлый. 1965нче елдан «Татэлектромонтаж» тресты идарәсендә эшли: башта –электромонтажчы, участок мастеры, соңрак – шунда ук җитәкче.
Мәхмүт Миңгалим улының төзелеш өлкәсендәге уңышлары зур игътибарга лаек. Ул –Түбән Каманың нефть-химия, шин заводлары, «ТАИФ»,«ТАНЕКО» ГАҖ төзелешләренә зур көч куйган җитәкче. 2004-2005нче елларда ул җитәкләгән оешма Россия күләмендә 150 иң яхшы төзелеш берләшмәсе исемлегенә кертелә. Түбән Кама «Татэлектромонтаж» ААҖ “Европа сыйфаты -2005” бәйгесендә алтын медальгә лаек булды. 2006нчы, 2009нчы елларда “Ел предприятиесе” премиясе лауреаты булды, предприятиегә 2009нчы елда төзелеш берләшмәләренең 13нче Бөтенрәсәй бәйгесендә “Россия төзелеш комплексы элитасы” исеме бирелде.
Мәхмүт Гатин – Россиянең һәм ТАССРның атказанган төзүчесе; “Фидакарь хезмәт өчен” медале(1970), Татарстан Республикасы Премьер-министрының Рәхмәт хаты(2005), Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты(2007) белән бүләкләнде.
Түбән Кама шәһәре социаль-икътисадый үсешенә, мөһим сәнәгать объектлары төзелешенә керткән зур өлеше өчен шәһәр Советы карары (№21, 16нчы сентябрь) белән аңа 2011 нче елда “Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины” исеме бирелде.