Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
Садыйков Илдус Харис улы 1932нче елның 28нче ноябрендә Красноярск өлкәсе Төньяк Енисей районы Вельмо-2 бистәсендә туа. Казан химия- технология институтын тәмамлый. Аның хезмәт юлы түбәндәге вазыйфалар башкару белән бәйле: цех механигы, цех җитәкчесе, баш инженер урынбасары, завод комитеты рәисе, партия комитеты секретаре, Казан резин-техник эшләнмәләр заводы баш инженеры(1955-1966); КПССның Казан шәһәре Идел буе район комитетының беренче секретаре (1966-1969); КПССның Түбән Кама шәһәр комитеты беренче секретаре (1969-1983); ТАССР Министрлар Советы рәисе (1983-1985); углеводород чималы җитештерү буенча Бөтенсоюз фәнни- тикшеренү институты директоры (1985-1991); «ВолгаПласт» Швейцария –Татарстан уртак предприятиесе генераль директоры (1991-2001).
Илдус Харис улы Түбән Кама сәнәгать комплексы һәм шәһәр төзелешенә әйтеп бетергесез зур өлеш кертте. Ул эшләгән чорда елына 160 мең кв. м торак пункт сафка басты, мәктәпләр, балалар бакчалары төзелде. Моннан тыш, аның җитәкчелеге белән химия-технология институты, политехника һәм нефть -химия көллиятләре, медицина һәм музыка училищесы, һөнәри лицейлар, балалар иҗат үзәкләре һәм башка күп кенә объектлар калкып чыкты.
Фидакарь хезмәте өчен Илдус Харис улы Садыйков Октябрь Инкыйлабы ордены, ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм медальләр белән бүләкләнде. 4 тапкыр ТАССР Югары Советына депутат, 2 тапкыр РСФСР Югары Советына депутат итеп сайланды. Аңа “Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины” исеме бирелде.