Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
Метшин Илсур Рәис улы 1969нчы елның 24нче апрелендә Түбән Кама шәһәрендә туа. Шәһәрнең 11нче урта мәктәбендә укый. Аннары Казан дәүләт университетының юридик факультетында хокук белеме белгечлеген ала, 1992нче елда шул ук факультетның аспирантурасында укуын дәвам итә. Юридик фәннәр кандидаты.
1988-1989нчы елларда Совет армиясе сафларында хезмәт итә.
1993нче елда Казан шәһәренең Совет районы администрациясе каршында торакны хосусыйлаштыру идарәсе мөдире итеп билгеләнә.
1995-1997нче елларда – Казан шәһәренең Совет районы администрациясе аппараты җитәкчесе.
1997-1998нче елларда – Казан шәһәренең Вахитов районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары - “Казанский Посад” территориясе префекты.
1998-2005нче елларда – Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәр администрациясе Башлыгы. (2005нче елдан – “Түбән Кама муниципаль районы” муниципаль берәмлеге Башлыгы). “Түбән Каманефтехим” ААҖ директорлар Советы әгъзасы.
2000-2004нче елларда – ТР Дәүләт Советының икенче чакырылыш депутаты.
2005нче елның ноябрь аеннан – Казан шәһәре администрациясе Башлыгы, 2006нчы елдан – Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең башкарма комитет җитәкчесе. 2006нчы елның март аеннан – Казан Шәһәр Думасы депутаты. 2006нчы елның 17 нче мартыннан – Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы.
2007нче елның апрель аеннан - БМОның җирле үзидарә буенча Киңәшмә советы әгъзасы.
2006нчы елның октябрь аеннан - “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” дөньякүләм оешмасының вице-президенты – “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” дөньякүләм оешмасының Евроазиат бүлеге Президенты. Дөньякүләм шәһәрләр, Зур шәһәрләр һәм башкалалар Халыкара Ассамблеясе, Россиякүләм Тарихи шәһәрләр һәм регионнар берлеге оешмалары вице-президенты (шулай ук Тарихи шәһәрләр палатасы Рәисе), Россия шәһәрләр берлеге идарәсе әгъзасы.
Түбәндәге бүләкләр иясе:
“Ел мэры” номинациясендә “Россия милли Олимпы” премиясе (2002), “Россия хакына” ордены (2003), “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале (2005); эшендәге уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясенең Хөрмәт ордены (2009). Аның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә, Түбән Кама шәһәре - “Россиянең иң төзек шәһәре” (2001), Казан шәһәре “Россиянең иң яхшы муниципаль берәмлеге” (2007) исемнәренә лаек булды.