Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
Матросов Леонид Сергеевич 1931нче елның 5нче ноябрендә туган, рус милләтеннән, югары белемле. 1948нче елда Алабуга фельдшер-акушерлык мәктәбенә укырга керә. 1951нче елда ТАССРның Кукмара районы Мәчкәрә авылы фельдшерлык пункты мөдире булып эшли. 1956нчы елда Пермь медицина институтына укырга керә. 1957нче елда ВЛКСМның Пермь медицина институтындагы комитетына секретарь итеп сайлана; студентлар белән чирәм җирләрне күтәрү өчен Кустанай, Күкчәтау, Алтай төбәкләренә бара. 1959нчы елда институтның профком рәисе итеп сайлана. Институтны тәмамлагач, СССР Сәламәтлек саклау министрлыгы идарәсенә эшкә җибәрелә. Анда 1962нче елда ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясендә кизү табиб, соңрак баш табиб урынбасары булып эшли. 1963нче елда Рыбинск район үзәк хастаханәсенә баш табиб итеп җибәрелә.
1964нче елда Түбән Камага килә, Олы Афанас участок хастаханәсендә баш табиб булып эшли башлый. 1965нче елдан – Түбән Кама нефть-химия комбинаты медсанчасте баш табибы. 1969нчы елда медсанчасть район үзәк хастаханәсе буларак эшли башлый, Матросов Л.С. анда баш табиб итеп күчерелә. Эшләү дәверендә Леонид Сергеевич үзен тырыш, максатчан, кайгыртучан җитәкче итеп таныта. Авыл җирлекләрендә сәламәтләндерү үзәкләре ачуга зур игътибар бирә: Ширәмәт һәм Иске Чишмә авылларында хастаханәләр, Шәңгәлче авылында амбулатория, 5 фельдшер-акушерлык пункты төзелә, Борок авылында пункт, Красный Ключ бистәсендә, Афанас авылында амбулатория, Түбән Каманың шин берләшмәсендә сәламәтлек пунктлары сафка баса. Лаеклы ялда да ул үзенең һөнәри эшчәнлеген туктатмый: район территориаль медицина берләшмәсе баш табибы урынбасары булып эшли. 1965нче елдан берничә тапкыр район Советы башкарма комитеты депутаты итеп сайлана.
Ирешкән уңышлары өчен Матросов Л.С. Хезмәт Кызыл Байрагы, Хөрмәт Билгесе орденнары, медальләр, “Сәламәтлек саклау отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Матросов Леонид Сергеевич - РСФСРның һәм ТАССРның атказанган табибы, аңа Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины исеме бирелде.