ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

КАМЕЛИН Владимир Васильевич


Төзүче, җәмәгать эшлеклесе

Камелин  Владимир Васильевич 1939нчы елның 5нче гыйнварында  Калуга шәһәрендә туа. 1946нчы елда Свердловск шәһәрендә урта мәктәпкә укырга керә. 1956нчы елда Мәскәүдә урта мәктәп тәмамлый. 1956-1961нче елларда  Мәскәү автомобиль-юл транспорт  институты  механика факультетында белем ала.

1961нче елда гаилә кора. Өч  ул үстерә.  Тормыш иптәше Елена Федоровна озак еллар “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ капиталь  төзелеш идарәсендә сәнәгать  һәм торак  төзелешләр  кураторы булып эшли.

Владимир Васильевич  1961нче елның сентябрендә Лениногорск шәһәр төзелешенең  7нче  тресты 46нчы төзелеш-монтаж  идарәсенә механик булып эшкә урнаша. 1965нче елга кадәр  «Татэнерготөзелеш»  берләшмәсендә  мастер, механик, өлкән механик булып эшли.

1965нче елда тимер-бетон эшләнмәләр заводы ремонт-механика мастерскойлары җитәкчесе итеп билгеләнә. Соңрак завод «Камэнергостройпром» берләшмәсе исеме ала. Биредә ул  цех җитәкчесе, баш механик урынбасары, баш механик, баш инженер булып эшли.

1970нче елда төзелеш механизациясе идарәсенә баш механик итеп күчерелә.

1979нчы елда төзелеш механизациясе идарәсе башлыгы, 1987нче елда - «Строймеханизация» тресты җитәкчесе итеп билгеләнә. Трест җир өсте һәм җир асты коммуникацияләре, автомобиль, трамвай  юллары төзү белән шөгыльләнә. Түбән Каманың нефть-химия һәм  шин берләшмәләре, Түбән Кама, Чистай, Яңа Чишмә, Менделеевск, Мамадыш, Кукмара районнары төзелеш идарәләре  белән  хезмәттәшлек итә.

1990-1995нче елларда Түбән Кама башкарма комитеты һәм шәһәр Советы җитәкчесе булып эшли. 1995нче елда - Татарстан  Республикасы халык депутаты итеп сайлана. 2000нче елга кадәр Ак Барс банкның Түбән Кама филиалын җитәкли.

2006нчы елда «Трансмех» АБҖ директоры,  соңрак «Нефтегазинжиниринг» АБҖ директор урынбасары, 2007нче елдан «Нефтегазинжиниринг» АБҖ база мөдире булып эшли.

В.В. Камелинның бөтен хезмәт юлы нефть-химия гигантлары төзү белән бәйле. Ул -  үзенең бөтен гомерен Түбән Каманың иҗтимагый- икътисадый үсешенә багышлаган фидакаребез.

2008нче елның 28нче декабрендә вафат.

x^