ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Пиков Анатолий Иванович


Җәмәгать эшлеклесе

Пиков Анатолий Иванович  1938нче елның 14нче гыйнварында туган, рус милләтеннән,   1969нчы елда тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы   белгечлеге буенча   Казан дәүләт   университетын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген 1956нчы елда Удмурт Республикасы  Красногорск районы «Восход» колхозында башлый. 1959-1961нче елларда Киров шәһәрендә совет партия мәктәбен үтә. Аннары КПССның Удмурт АССР Красногорск райкомында  пропаганда бүлегендә  эшли.

1961-1964нче елларда армия сафларында хезмәт итә. 1964нче елда Казан дәүләт   университетына укырга керә. 1966нчы елда Түбән Кама «Татэнерготөзелеш» трестында кадрлар бүлеге инспекторы, соңрак трестның торак-коммуналь идарәсе башлыгы урынбасары итеп билгеләнә.

1970нче елда КПССның  Түбән Кама шәһәр комитетына оештыру бүлеге инструкторы итеп күчерелә. 1973нче елда “Татэнерготөзелеш” парткомы секретаре урынбасары булып эшли.1974- 1978нче елларда  Пиков А.И. “Татэнерготөзелеш” берләшмәсе төзелеш оешмасында профсоюз комитеты җитәкчесе, 1978нче елда  Түбән Каманың шин берләшмәсе  партком  секретаре итеп сайлана. 1983 нче елдан кадрлар буенча «Татэнерготөзелеш” идарәсе башлыгы урынбасары итеп билгеләнә. 1990нчы елда  “Татэнерготөзелеш” профсоюзлар комитеты рәисе итеп сайлана.  1995нче елдан  “Татэнерготөзелеш” АҖ кадрлар  һәм  социаль үсеш бүлеге директоры, соңрак политехника  көллияте   директор  урынбасары булып эшли. Төзелешнең төрле тармакларында эшләп, А.И.Пиков  үзен тәҗрибәле, максатчан, оста җитәкче итеп танытты. Ул шулай ук эшче кадрлар үстерү мәсьәләсен һәрчак контрольдә тотты, хезмәт коллективының нык һәм тотрыклы булуы  һәрчак игътибар үзәгендә булды.  Төзүчеләрнең социаль-көнкүреш хәлен яхшырту өчен тырышты, ял базалары, “Кама” сәламәтләндерү лагере һәм башка объектлар төзүгә җитәкчелек итте.

Шәһәр иҗтимагый тормышында актив катнашты. 1975-1985нче елларда халык депутатларының Түбән Кама шәһәр Советы депутаты итеп сайланды. Соңгы вакытларда берничә мәртәбә округ сайлау комиссиясе рәисе итеп сайланды.

Күпьеллык тырыш хезмәте, иҗтимагый тормышта актив катнашуы өчен Халыклар Дуслыгы ордены, “Хезмәттәге  батырлык өчен” медале һәм Татарстан  Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.