ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Двоеглазова Ольга Владимировна


Икътисадчы, җәмәгать эшлеклесе

Двоеглазова Ольга Владимировна 1945нче елның 10нчы июнендә  туган, рус милләтеннән, югары белемле. 1967нче елда   Мәскәү  финанс- икътисад институтын тәмамлый. Төп хезмәт эшчәнлеген  1967нче елда  Төзелеш банкының Татарстандагы конторасында  кредит инспекторы буларак башлый. 20 ел эшләү дәверендә О.В.Двоеглазова  үзен эшлекле, җаваплы, принципиаль хезмәткәр итеп таныта.

1968нче елда -  СССР Төзелеш банкының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе урынбасары, ә 1982нче елның маеннан  бүлек җитәкчесе булып эшли. 1991нче елдан ул  - «Интеркамабанк»ның  алыштыргысыз җитәкчесе. 2004нче елдан «Акибанк» ААҖ филиалы директоры.  О.В. Двоеглазова   –үз-үзенә һәм хезмәттәшләренә таләпчән, максатчан һәм тырыш җитәкче.

Коллективның иҗтимагый тормышында актив катнаша, клиентлар һәм хезмәттәшләре арасында абруе зур.

1977нче елда “СССР Төзелеш банкы отличнигы”, 1979нчы елда  “Унынчы бишьеллык ударнигы” күкрәк билгеләре белән бүләкләнә. 1983нче елда “ТАССРның Атказанган икътисадчысы” исеме бирелә. 1982нче елдан шәһәр Советы депутаты, план-бюджет комиссиясе рәисе. Ул “Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины” исеменә лаек булды.