ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Казаков Михаил Григорьевич


Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, җәмәгать эшлеклесе

Казаков Михаил Григорьевич 1921нче елда туган, югары белемле, Кораллы Көчләр, сугыш һәм хезмәт ветераны. Гомуми хезмәт стажы – 57 ел.

1940-1971нче елларда Совет Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итә, хәрби дәрәҗәсе -  подполковник.

1971-76нчы елларда “Татэнерготөзелеш” идәрәсендә эшче көчләр әзерләү буенча инженер һәм партия оешмасы секретаре вазыйфаларын башкара.

1976-1994нче елларда –  Түбән Кама төзелеш техникумында хәрби җитәкче  һәм укытучы.

Иҗтимагый эшчәнлеге:

1990-1995нче еллар – Татарстан Республикасы  Югары Советы депутаты.

1972-1991нче еллар – Түбән Кама “Бөркеткәй” һәм “Аҗаган” хәрби-спорт уеннары штабы башлыгы.

1983нче елдан  – шәһәр  һәм район ветераннар Советы рәисе. Ветераннар Советы конференцияләрендә бертавыштан сайланган җитәкче. 1986нчы елдан –  Республика ветераннар  Советы әгъзасы.

М.Г.Казаков  район һәм шәһәр халкы арасында абруй яулады, патриотик тәрбиягә зур игътибар бирде. Өлкән буын вәкилләрен социаль яклау өлкәсендә дә зур эшләр башкарды.

2013нче елның 21нче мартында вафат.