ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

ТРИФОНОВА Любовь Андреевна


Сәүдә хезмәткәре

Трифонова Любовь Андреевна 1939нчы елның  14нче ноябрендә туган, рус милләтеннән, урта белемле, сәүдә өлкәсендә  28 ел эшли.

 Л.А.Трифонова  Түбән Кама шәһәренә 1971нче елда килә. Бу чорда әле шәһәрдә сәүдә эше оешып кына килә. Контролер-кассир,  өлкән контролер-кассир булып эшли. Тырыш һәм хезмәтсөючән кызны  бүлек мөдире урынбасары итеп билгелиләр. Любовь Андреевна эш дәверендә үзен максатчан, таләпчән,  кайгыртучан җитәкче итеп таныта.

1993нче елдан “Марта”азык-төлек кибетендә 1нче категорияле контролер-кассир булып эшли. Үз эшен намус белән башкара. Товар әйләнешен, ассортиментның төрлелеген һәрчак контрольдә тота. Базар мөнәсәбәтләре шартларында килеп туган мәсьәләләрне һәрчак дөрес чишә, күчмә сәүдә эшендә даими катнаша. Трифонова Л.А. иҗтимагый эшләрдә теләп катнаша, һәрчак тәҗрибә уртаклаша, яшь  белгечләргә үзенең  киңәшләрен бирә. Намуслы хезмәте өчен күп кенә мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

x^