ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

ЗАКИРОВА Вәсимә Сабир кызы


Җәмәгать эшлеклесе

 Закирова Вәсимә Сабир кызы 1933нче елның 8нче июнендә туган, татар милләтеннән, югары белемле. Хезмәт эшчәнлеген 1950нче елда Удмурт АССРның Ижау шәһәрендә машина төзү заводында башлый.  1955нче елда, Алабуга китапханәчеләр техникумын тәмамлаганнан соң, район китапханәсе мөдире булып эшли,  1958 нче елдан ВЛКСМ райкомының беренче секретаре вазыйфаларын башкара.

1966 нчы елдан,  Горький югары партия мәктәбен тәмамлаганнан соң, КПССның Түбән Кама  шәһәр комитеты аппаратында инструктор, 1991нче елдан пропаганда һәм агитация  бүлеге җитәкчесе булып эшли.

Эш дәверендә үзен сәяси яктан өлгергән, оештыру сәләтенә ия җитәкче итеп таныта. Шәһәр һәм район иҗтимагый эшләрендә актив катнаша. Үз эшенә һәрчак җаваплы карый, үз-үзенә һәм хезмәттәшләренә таләпчән, гадел мөнәсәбәттә була.

10нан артык чакырылышта  шәһәр Советына  депутат итеп сайланган Вәсимә Сабир кызы  - районның сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы әгъзасы, Татарстан Республикасы Хатын-кызлар ассоциациясе пленумы әгъзасы. Шәһәр сайлау комиссиясе әгъзасы буларак, участок  сайлау комиссияләре эшчәнлегендә даими рәвештә методик ярдәм күрсәтә. Яшь буынны тәрбияләү юнәлешендә актив эш башкара. Ул -  Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, хезмәт ветераны,   “Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины” исеменә лаек булды.

x^