ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

РОГОВ Василий Дмитриевич


Энергетика хезмәткәре, җәмәгать эшлеклесе

Рогов Василий Дмитриевич 1941нче елның 30нчы июнендә Киров өлкәсе  Даровский районы  Рыково  авылында  крестьян гаиләсендә туа. Әтисе сугышта һәлак була. Гаиләдә алар 3 бала  үсәләр. 9нчы сыйныфны тәмамлагач, Киров өлкәсе  «Маяк» совхозында эшли.

1960 -1963нче елларда армия сафларында хезмәт итә. Аннары  комсомол  юлламасы белән Свердловск өлкәсе Качканар  шәһәренә китә, анда автослесарь, бульдозерчы булып эшли.

 1964нче елда Түбән Кама шәһәренә күчеп килә. «Татэнерготөзелеш” идарәсенә 6нчы разрядлы бульдозерчы  булып эшкә урнаша. 1965нче елда кичке бүлектә  урта мәктәп тәмамлый, Түбән Кама нефть-химия техникумына укырга керә, 1968нче елда  техник-электромеханик  белгечлеге ала. "Энергорайон" идарәсендә инженер булып эшли башлый. 1970 нче елдан баш  инженер итеп билгеләнә. Соңрак электролаборатория җитәкчесе итеп күчерелә.  1975нче елдан баш  инженер урынбасары булып эшли башлый. 1981нче елдан "Энергорайон" идарәсенең баш инженеры итеп билгеләнә. 1983нче елдан    идарәнең  директоры булып эшли башлый.

1974-1976 нчы елларда "Энергорайон” партия берләшмәсе  секретаре итеп сайлана. Ул - шәһәр  башкарма комитеты административ  комиссиясе  әгъзасы. 1982 -1985нче елларда «Татэнерготөзелеш”   идарәсе профком әгъзасы.

 «Татэнерготөзелеш”   предприятиесендә -  32 ел,  электр һәм җылылык челтәрендә 28ел буена  төрле вазыйфаларда эшләү дәверендә  В.Д. Рогов  үзен җаваплы, максатчан, таләпчән, намуслы җитәкче итеп таныта.

Бүләкләре:

1970 -  В.И.Ленинның тууына   100 ел тулу уңаеннан “Фидакарь хезмәт өчен” юбилей медале.

1981 – Коммуналь хуҗалык министрлыгының Мактау грамотасы.

1986 – “СССР энергетика  һәм  электрификация отличнигы” Хөрмәт билгесе.

1987 – ТАССР Югары Советы Президиумы Мактау грамотасы.

1998 - Татарстан Республикасы Мактау грамотасы.

1999,2000 - Татарстан Республикасы профсоюзлар РК Мактау грамотасы.

Мактаулы исемнәре:

1990 –“Хезмәт ветераны”.

1994 – “Татарстан Республикасының Атказанган энергетигы”.

 1998 – “Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины”.

1995нче елда В.Д. Рогов  шәһәр  Советы депутаты итеп сайлана.  Сайлаучыларның барлык сорауларын һәм гозерләрен канәгатьләндерү юлларын эзли, уңай чишелешләр таба.

Тормыш иптәше  – Рогова Галина Алексеевна, 1945нче елда туган,  КХТИ тәмамлаган, гомере буе нефть- химия тармагында хезмәт куйган.

Кызы -   Светлана,  1965 нче елгы, укытучы, Түбән Тагил  пединститутының физика-математика бүлеген  тәмамлый;  кияүдә,  ире  Назаров А.М. “Нефтехим” берләшмәсендә эшли.

Улы – Евгений, 1971нче елгы, инженер-электрик, КХТИ тәмамлаган,  өйләнгән; тормыш иптәше  Рогова И.И.  электр һәм җылылык челтәрендә өлкән инспектор  булып эшли, ике балалары бар.

В.Д.Рогов  2013нче елның  9нчы мартында вафат.

x^